Бөгелмә авазы

"Татфондбанк" "Онлайн Партнер", "Интернет-клиент" һәм мобиль кушымталарын япкан

Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу карар Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле. ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага...

Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Бу карар Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле.

ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага кадәр Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы кертемнәр буенча акчаларны кайтару урыны, вакыты, формасы һәм тәртибе турында мәгълүматны хәбәр итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: