Бөгелмә авазы

«Татарстар» онлайн-шоуының икенче сезоны башланды

Гүзәл Уразова беренче чыгарылышның махсус кунагы булды.

9 августта «Татарстан» онлайн-шоуының икенче сезоны старт алды, дип хәбәр итәләр тамашаны оештыручылар. Анда теләге булган һәркем: профессионаллар да, җырларга яратучылар да катнаша ала. Гаризаны шунда ук бирергә кирәк.

Гүзәл Уразова махсус кунак булган тамашаның икенче сезонының беренче чыгарылышына 370 гариза килгән иде.

Беренче чыгарылышның турыдан-туры эфирына 10 катнашучы сайлап алынды, аларның яртысы, иң күп балл җыеп, ярымфиналга үтте. Тамашаның гомуми трансляциясе социаль челтәрләрдә 300 000нән артык карау җыйды. Беренче ярымфиналга чыгучылар Яр Чаллы, Баулы, Кече Әтрәч һәм Абдулино шәһәрләреннән иде.

Якындагы ике чыгарылыш – 16 һәм 23 августка, аннары ике ярымфинал 30 август һәм 6 сентябрьгә планлаштырылган. Конкурс 13 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

Төп призүз автор җырын яздырту,  профессиональ клип төшерү һәм аны Татарстан Республикасының социаль челтәрләрендә таныту.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: