Бөгелмә авазы

Татарстанлылар «Халык контроле»нә элмә такталар һәм күрсәткечләр турында сөйли алалар

Гариза ун көн дәвамында эшкәртелә.

Татарстанлыларның «Халык контроле» системасына элмә такталардагы һәм күрсәткечләрдәге хаталар турында хәбәр итү мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аңлатканча, ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү мәҗбүри шарт булып тора, алга таба «исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайларга, фотоматериал куярга, адресны, вакыйга исемен, тулы мәгълүматны күрсәтергә, бастырып чыгару кагыйдәләре белән ризалыкны расларга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә дә ризалык бирергә кирәк.

Гариза ун көн дәвамында эшкәртелә. Быел 183 мөрәҗәгать керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: