Бөгелмә авазы

Иванов ТР халкын туристик кэшбэктан мөмкин кадәр тизрәк файдаланырга чакырды

Россиядә эчке туризм программасына барлыгы 15 млрд. сум бүлеп бирелгән.

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан халкын туристик кэшбэктан мөмкин кадәр тизрәк файдаланырга чакырды. Бу хакта спикер бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.


"Без татарстанлыларны әлеге акциядән файдаланырга чакырабыз. Ул тиңдәшсез акция, тарихта мондый хәлнең булганы юк иде әле. мады. Акция акчаны янга калдырырга яки сәфәр вакытында аларны туклануга, әйбер сатып алуга яки күңел ачуга тотарга мөмкинлек бирә", - диде Иванов.


Акция башлануга ук, Россия буйлап сәяхәт итәргә ниятләгән һәркемгә турны  мөмкин кадәр тизрәк ачыкларга, аны броньларга һәм түләргә кирәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, әлеге программага бүлеп бирелгән акчаларның максималь күләме 15 млрд. сум тәшкил итә.
Дәүләттән акчалата компенсацияне турны, кимендә 5 көн алдан броньлаган, 25 мең сумнан башлап һәм күбрәк түләгән кешеләр алырга мөмкин. Кэшбэкны алу өчен «Мир» түләү системасы картасы белән түләү шарт. Акчалата компенсация дә аңа җибәреләчәк.
Иң зур кэшбэк – 15 мең сумм – сәяхәт өчен 75 мең сум һәм аннан күбрәк акча тотучыларга түләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: