Бөгелмә авазы

Татарстанның чирек гасырлык тарихына тагын бер ел өстәлә

2015 ел Татарстанның яңа дәүләтчелек тарихында беренчел нәтиҗәләрне барлау елы буларак хәтердә кала. Узган соңгы 25 елда республиканың елъязмасында төбәкнең, татарларның, гомумән, Татарстанда яшәүче халыкларның киләчәген билгеләүче бик күп хәлиткеч вакыйлар теркәлде.

90нчы еллардагы үзгәртеп коруларны Россия дәүләте генә түгел, элеккеге союздаш республикалар да җиңел генә кичермәде. Дөнья буенча сибелеп яшәүче татарларның милли мәркәзе итеп танылган Татарстан Республикасы да яңа сәяси һәм икътисади вәзгыятьтә үз урынын табарга мәҗбүр булды. 1990 елның мартында беренче тапкыр альтернатив рәвештә Татарстанның XII чакырылыш Югары Советына бөтенхалык депутатлар сайлавы оештырылганга, 1990 елның 30 августында республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгәнгә чирек гасыр вакыт үтте. 2015 елда без яңа дәүләтчелекнең чишмә башында торган Татарстан парламентаризмының 25 еллыгын бәйрәм иттек. "Башка кайбер милли республикалардан аермалы буларак, Татарстан федерация диварларын җимермәде, киресенчә, эзлекле адымнары белән Россия дәүләтчелеге нигезләрен ныгытты. Россия төбәкләр көчле булганда гына көчле", - дип Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа тарихи чорга бәяләмә биреп, матбугатта еш кабатлый. 90нчы еллар Татарстанның Конституциясен кабул итү, Президентлык институтын гамәлгә кую, республиканың дәүләт билгеләрен - байрак, герб һәм гимнын раслау һәм Россия белән Татарстан арасында үзара вәкаләтләр бүлешү турында килешү төзүгә ирешү, республика хакимиятенең иң югары вәкаләтле органы статусын һәм Дәүләт Советы атамасын билгеләү кебек мөһим вакыйгалар белән истәлекле. 25 еллык тарихның эчтәлеген милли үсеш, рухи яңарыш чорында республикада милләтара, динара бердәмлекне саклау, сәяси абруйны күтәрү, икътисадны аякка бастыру, җитди социаль мәсьәләләрне чишү өчен башкарылган эшләр тәшкил итүен дә әйтергә кирәк. Егерме елга якын республиканы Минтимер Шәймиев җитәкләде. 2015 елда Татарстанда Президент сайлаулары узды: Рөстәм Миңнеханов бу җаваплы вазифага икенче срокка сайланды. Республикада халык ышанычын яулаган югары вазифаи затның Президент атамасы 2016 елда да сакланыр, дип өметләнә татарстанлылар. "Татарстан - Россиянең терәге. Россия Президентының бөтен йөкләмәләре республикада җиренә җиткереп башкарыла. Федераль хакимият белән килешеп эшләүнең нәтиҗәсе буларак, Татарстан бүген бөтен тармакларда әйдәп баручылар рәтендә бара", - дип Рөстәм Миңнеханов 2015 ел азагында журналистлар белән әңгәмәләрдә тагын бер кат ассызыклады. Киләчәк көннәргә планнар корып яшәгәндә, алда нинди генә киртәләр очрауга карамастан, Татарстанның дәүләчелек тарихын 2016 ел да яңа казанышлар белән баетачагына шик юк. Аннан соң республиканың - 30 һәм, гомумән, ТАССР оешуның 100 еллыгына да озак калмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: