- Диспансеризация ракка сәбәпче булырга мөмкин авыруларны ачыкларга ярдәм итә.
- Үз-үзеңә диагноз куярга кирәкми.
- Рак дәвалап булмаслык авыру түгел.
- Йөрәк-кан тамырлары авырулары аркасында арабыздан китүчеләр саны, рактан үлүчеләр белән чагыштырганда, күбрәк.
- Беренчел стадиядә яман шешне 90-100 процент очракта дәваларга була.
- Вакытында дәваламаган авыру ракка китерергә мөмкин.
- Гел күңелсезләнеп йөрү, төшенкелеккә бирелү төрле авырулар китереп чыгаруы бар.
Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Кыяр, помидор ашап кына ракны җиңеп булса икән!»
Хәзерге заманда яман шеш авыруы турында көн саен диярлек ишетергә туры килә. Ишетәсең дә: «Йә Аллам, үзең сакла», - дип куясың. Элегрәк безнең авылда өлкәннәр, бәласеннән башаяк дип, бу сүзне хәтта кычкырып әйтергә дә кушмыйлар иде.
Яман шеш авыруы белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Статистика буенча, бүген 100 мең халыкның 370ендә онкология ачыклана. Аның каравы 6-7 еллар элек «биш ел яшәү чоры»н узган авырулар 46 процентны тәшкил итсә, бүген бу сан 56 процент булган. Гади итеп әйткәндә, рак белән авыручыларның гомер озынлыгы арта бара. Ракка каршы вакцина дигәннәре нәтиҗәлеме, әлеге авыруны кисәтү юллары бармы, кайсы очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Болар хакында Идел буе федераль округының һәм Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры профессор Рөстәм Шамил улы Хәсәнов белән сөйләштек.
- Рөстәм Шамилевич, бүген рак иң куркыныч авырулардан саналамы?
- Куркыныч булып санала шул. Уйлап карасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны күпкә артыграк. Әмма бу авыруны дәвалау, кисәтү юллары төгәл билгеле. Яман шеш белән хәл башкачарак. Бу әле ахыргача өйрәнеп бетерелмәгән өлкә. Чит ил галимнәре дә ракның нәкъ менә нәрсә аркасында килеп чыкканын төгәл генә аңлата алмый.
- Яман шешнең билгеләре бармы? Кайсы очракта табибка барырга кирәк?
- Хикмәт тә шунда. Беренчел стадияләрендә, күп очракта, рак авыртусыз, билгеләрсез уза. Күп очракта, кеше табибларга мөрәҗәгать иткәндә, авыру соңгы стадиясенә җиткән була. Хәзер медицина шактый алга киткән, ракны беренчел стадияләрендә билгеләргә мөмкинлек биргән аппаратлар, җиһазлар җитәрлек. Моннан файдаланырга кирәк. Башлангыч чорда, гадәттә, авыруны 90 процент очракта дәваларга була. Шуңа да кеше һәрчак үзенә игътибарлы булсын иде. Көзгегә ешрак карарга, тәндә үзгәрешләр юкмы, моңарчы булмаган миңнәр, таплар, шешләр барлыкка килмәгәнме - күзәтергә кирәк. Кеше машинасын җентекләп карап тора бит, һәр сызыкны, сыдырылган урынны күреп ала, техосмотр өчен фәлән кадәр акча түли, ә үзенә вакыт тапмый. Югыйсә, үз вакытында организмны тикшертеп торсаң, авыруларны вакытында ачыклап, дәваларга мөмкин. Кешегә гади генә тикшерүләр узу да җитә: эчке органнарны УЗИга төшерү, рентген ясату, анализ тапшыру. 20 яшендә хатын-кызга аналык җиңсәсен, күкрәген тикшертү мөһим. Үзеңне кайгыртырга кирәк. 2013 елдан бирле эшләп килгән диспансеризация программасы бу мәсьәләдә нык ярдәм итә. Анда билгеле бер яшьтә кешеләрдә еш ачыклана торган авыруларны билгели торган барлык анализ, тикшерүләр дә кертелгән. Нәтиҗәдә бу авыруларның рак китереп чыгаруы да ихтимал. Күп нәрсәне кеше күзе генә күреп бетерә алмый, медицина тикшерүе кирәк, авыртканны көтәргә ярамый, вакытында тикшеренсәң, үзеңнең җаның тыныч.
- Анысы шулай, тик кайбер кешеләр медицинага ышанып бетми, Ходай биргән гомерне яшәрмен әле, дип, табибка күренмиләр.
- Мин бер генә нәрсә әйтә алам, медицинаның алга китеше, үсеше ярдәмендә, Татарстанда кешенең уртача гомер озынлыгы 73 яшькә җитте. Медицина алда бара, дәүләт сәламәтлек өлкәсенә зур игътибар бирә, ракны дәвалауның да яңа ысуллары уйлап табыла.
- Ракка каршы вакцина дигәннәренә ничек карыйсыз?
- Рак ул вирус түгел, лабаса. Аңа каршы нинди вакцина була алсын? Әлбәттә, бу күз буяу гына. Моны кеше папиломасы вирусына каршы вакцина дип кабул итәргә кирәк. Әлеге вирус рак китереп чыгарырга мөмкин, әмма ракка каршы вакцина түгел бит инде. Гомумән, теләсә кайсы авыру да рак китереп чыгара ала. Һәр ракның «рак алды» авыруы була, ди галимнәр. Ягъни вакытында дәваланмаган авыру - ракка бер адым.
- Помидор, алма рак күзәнәкләрен үтерә дигәннәре дә дөреслеккә туры килмиме?
- Кешедә күзәнәкләр күп. Кайбер факторларга бәйле рәвештә, ул чынлап та ракныкына әйләнергә мөмкин. Һәр кешедә рак күзәнәкләре бар дигәне дә уйдырма. Кыяр, помидор ашап кына авыруны җиңеп булса икән! Теләсә кайсы авыруның килеп чыгышын яки, киресенчә, аны кисәтүне яшелчә белән бәйләргә була. Бу халыкның игътибарын җәлеп итү алымы гына. Әлбәттә, дөрес туклану, бигрәк тә яшелчә, җиләк-җимеш ашау организм өчен файдалы.
- Бер маммолог әңгәмә вакытында, гормональ саклану чаралары күкрәктәге яман шешне кисәтә, дип аңлаткан иде.
- Мин бу фикер белән килешеп бетә алмыйм. Гормональ саклану чараларын кулланганда, организм үзгәреш кичерә. Саклану чарасын сайлаганда, табиб белән киңәшләшү бик мөһим, һәр кешенең организмы үзенчәлекле бит.
- Үз-үзеңне ышандыру да зур көчкә ия, шулай бит?
- Әлбәттә, кеше күңелсезләнеп, төшенкелеккә бирелеп йөрсә, рагы да, башка авырулары да килеп чыгарга мөмкин. Шуңа да тормышны яратырга, позитив яшәү рәвеше алып барырга, күршеләр, туганнар белән дус булырга кирәк. Гомумән, турсаеп, күңелсезләнеп йөрү - гөнаһ, минемчә.
- Яман шеш авыруына китерә торган сәбәпләр бармы?
- Нечкәлекләренә кадәр белеп бетереп булмый. Шулай да тәмәке тарткан кешеләрнең 70 процентында үпкә рагы күзәтелергә мөмкин, аз хәрәкәтләнү, дөрес тукланмау, нерв күзәнәкләре еш ярсу, стресс сәламәтлеккә файдалы түгел. Барысы да кешенең организмына бәйле. Ракның кайбер төрләре, әйтик, күкрәктәге яман шешнең кайбер формалары нәселдән дә күчәргә мөмкин. Рак кешедән кешегә иярми.
- Бүген Татарстанда яман шешне дәвалау бушлаймы?
- Дәвалануның база өлеше бушлай. Дәүләт өчен бу аз акча булмаса да, халыкка мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Татарстанда 70 беренчел онкология кабинеты эшли. Башта кеше теркәлү урыны буенча тикшерү уза, ниндидер билгеләр ачыкланса, җентекле тикшеренү өчен, онкологларга юллана. Еш кына авыруы турында белгән кеше нык дулкынлана, миңа хәзер үк, бүген үк кирәк, дип, үз чиратын көтәргә теләми, сабырсызлана. Дәваланыр өчен үзе акча чыгарып бирергә әзер тора. Әнә шундыйлар бушлай дәвалану юк дип сөйләргә мөмкиннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, бик кискен хәл булмаса, ракны секундында ук ашыгып, кабаланып дәвалый башлауда мәгънә юк. Бу авыру еллар буе дәвам итә. Беренче билгеләре ачыкланганчы да авыру организмда шактый вакыт яшәгән бит, сабыр булырга, тиешенчә дәваланырга кирәк. Авыруны беренчел дәвалау методлары билгеле, барысы да Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган. Яман шеш белән пациент үзе генә түгел, бөтен ил, җитәкчеләр, дәүләт, табиблар белән көрәшә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 апрель 2021 - 18:02РҮХдә күкрәкнең пычак ярасы белән 43 яшьлек бөгелмәле хастаханәгә салынган Спиртлы эчемлекне эчү гаилә конфликты һәм яндыру белән тәмамланды.4800
-
10 апрель 2021 - 16:02"Сугышның хатын-кыз йөзе": бөгелмәле Мәбрүрә Гарипова Бөек Ватан сугышын героиня Бөгелмә районының Луначар бистәсендә каршылый.3400
-
10 апрель 2021 - 14:02Дүрт бөгелмәлегә полицейскийлар кыяфәтендә мошенниклар шалтыратты Мөрәҗәгать итүчеләргә Мәскәү төбәге номерларыннан шалтырату килгән.3600
-
10 апрель 2021 - 10:02Бөгелмә халкы Юрий Гагаринга китап күргәзмәсенә багышлады Күргәзмә беренче галәмгә очуның 60 еллыгына багышлана.3701
-
10 апрель 2021 - 08:01Бөгелмәдә 10 апрельдә һава торышы Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүген явым-төшемсез, томан, көчле җил көтелә.3900
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
9 март 2021 - 08:24Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котлады
-
10 апрель 2021 - 12:04Бөгелмә театры Россия флешмобына кушылдыТеатрга килүчеләрнең барысы да гардеробтагы номер белән бергә кечкенә генә юллама алачак.6800
-
9 апрель 2021 - 12:01Бөгелмәдә "Яшьләр эше" дигән work-тур узачак Катнашучылар мөмкин булган вакансияләр турында мәгълүмат алачаклар, персоналны сайлау өчен җавап бирүче белгечләргә сораулар бирәчәкләр.18300
-
9 апрель 2021 - 18:03Яшь бөгелмәлеләр "100 к бер" юл хәрәкәте иминлеге " тамашасында катнаштылар» Катнашучылар җәяүлеләрнең самокат белән үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр.13800
-
9 апрель 2021 - 16:02Бөгелмәдә «Йолдызлар һәм иртәгә " программасының гала-концерты узачак» Анда Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат егет-кызлары La Primavera Казан камера оркестры белән бергә катнашачак.10200
-
9 апрель 2021 - 14:03Биш бөгелмәле шәһәр Мэрына шәхси сораулар буенча мөрәҗәгать итте Җирле халыкны эшкә урнаштыру, юл эшләре, шәхси сектор янында кар сулары бүлеп бирү һәм башкалар борчый.7800
-
9 апрель 2021 - 13:14Камил хәзрәт Сәмигуллин Равил хәзрәт Гайнетдин тараткан хатка үз аңлатмасын бирде Сәмигуллин хат турында ММЧдан белүен әйтте.7200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика