Бөгелмә авазы

Татарстанның 44 авылына юл салына

Быел Татарстанда 44 авылга юл салына. Шуларның 22сенә - федераль бюджеттан акча бирелә.

2015 елда республиканың 62 авылы төбәк юллары белән тоташтырылган. Шуларның 17сенә "2014-2017 һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше" федераль программасы буенча юл салынган. Татарстанда барлыгы 3076 торак пункт исәпләнелә. Шуларның 2457се каты өслекле юл белән тәэмин ителгән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: