Бөгелмә авазы

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин өлкәннәр көне белән котлады

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин өлкәннәр көне белән котлады.

«Хөрмәтле Татарстан ветераннары! Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән буынны Халыкара өлкәннәр көне белән котларга рөхсәт итегез.

Иҗтимагый әһәмиятне һәм өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына игътибарны арттыру максатыннан 1990 елда Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе 1 октябрьне Халыкара өлкәннәр көне дип игълан итте.

Безнең илебез һәрвакыт талантлы, сөйкемле, үз туган җиренә чиксез тугрылыклы кешеләргә бай булды. Аларның хезмәте һәм иҗади ниятләре, интеллекты һәм һөнәри тәҗрибәсе безнең ватаныбызның иң якты, әһәмиятле уңышларын хәл итте. Сезнең эшегезгә бирелгән булуыгыз, үз җирегезгә карата чиксез мәхәббәтегез республикабызны заманча үсеш дәрәҗәсе белән тәэмин итәргә, Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында күп юнәлешләр буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирде.

Сез үсеп килүче буынны хуплап, киңәшләр биреп, киләчәктә уңышларга ирешү өчен аларга этәргеч бирүче көч. Ничек кенә авыр булмасын, сез беркайчан да үз илегезгә һәм аның мөмкинлекләренә ышанычыгызны югалтмадыгыз, киләчәккә өмет һәм оптимизм белән карадыгыз һәм безне дә шуңа өйрәттегез. Без сезнең белән горурланабыз, әтиләребез һәм бабаларыбыз үрнәге булган хезмәт итү дәрәҗәсен төшермәскә сүз бирәбез.

Барыгызга да тынычлык һәм иминлек телим. Озак һәм бәхетле яшәгез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!», диелгән Алексей Песошинның котлавында. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: