Бөгелмә авазы

Татарстанның 700дән артык ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр алып барыла

2019 елда Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

Татарстанның 700дән артык ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр алып барыла. Күп кенә ишегалларына асфальт җәелде һәм бордюрлар куелды инде.

«Безнең ишегалды» программасы тулы күләмдә тормышка ашырыла һәм «Татнефть» компаниясе акчаларыннан финанслана.

«Халык төзекләндерү проектлары буенча эшнең барлык этапларында катнашырга тиеш; кешеләр аларны ишетүләрен белергә тиеш, чөнки бу программа алар файдасына эшли», дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Агымдагы елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 1084 ишегалдында башкарылачак, алар «Төзекләндерү картасы»на кертеләчәк.

Төзелеш эшләре башланырга өч көн кала, һәр ишегалдында, төзекләндерүнең финал планы белән, объект паспорты урнаштырыла. Аның буенча йортларда яшәүчеләр ишегалдында эш барышын контрольдә тота ала.

Эшләр башланмаган ишегалларында төзекләндерү планнарын тәкъдир итү дәвам итә. Очрашу датасын идарәче компаниядә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең социаль челтәрләрдәге сайтында һәм аккаунтларында белергә мөмкин. «Безнең ишегалды» программасы буенча Instagramда көн саен бөтен республика буенча презентацияләр графиклары басыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: