Бөгелмә авазы

Татарстаннан ике кыз «Миссис Россия International-2020" таҗын алды

«Миссис Россия International-2020" конкурсының алты көнлек марафоны 6 федераль округ һәм 11 шәһәр вәкилләрен җыйды.

Татарстаннан ике кыз — Роза Булатова һәм Гөлнара Сираҗиева «Миссис Россия International-2020" милли конкурсының ике төп таҗын алдылар. Конкурс Ростов-Донда үтте.

Роза Булатова "Миссис Россия Планета-2020" титулын яулады. Ул Болгариядә узачак халыкара конкурста Россия данын яклаячак.

Гөлнара Сираҗиева исә  "Гранд миссис Россия International-2020" титулына ия булды. Ул Россия данын АКШта үтәчәк халыкара конкурста яклаячак.

«Миссис Россия International-2020» конкурсында Кырым Республикасыннан Анастасия Божова җиңүче булды. Аңа узган ел җиңү яулаган шулай ук Татарстан вәкиле Ләйсән Шакирова таҗын тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: