Бөгелмә авазы

Татарстанлылар масштаблы #МойТатарстан Фотомарафон-2020”дә актив катнаша

Теркәүне республиканың 2 меңнән артык кешесе үтте.

«МойТатарстан» масштаблы фотомарафоны көч туплый бара: анда катнашу өчен 2 меңгә якын татарстанлы теркәлгән һәм катнашучылар саны арта бара!

Марафон ярдәмендә республикабызның искиткеч урыннары ачыла, анда блогерлар үзләренең социаль челтәрләрендә фоторәсемнәр һәм видео белән уртаклаша. Сәфәрләр Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Лаеш, Арча районнарында булды.

Хәзерге вакытта фотомарафон кысаларында #ПрекрасныйТатарстан хештегы астында 3500 дән артык фотография чыгарылган инде.

Атна саен призлар уйнатыла, шулай ук акыллы колонкалар отарга мөмкин – аларны социаль челтәрләрдә бастырылган иң яхшы фото авторлары ота. Узган атнада Казаннан Хәйдәр Миров җиңүче булды.

Фотомарафонда телефоны яки фотоаппараты, «ВКонтакте» яки «Инстаграм»да аккаунты булган, призлар отарга теләгән һәр кеше катнаша ала.

Катнашу өчен, «ВКонтакте» яки «Инстаграм» социаль челтәрендәге үз аккаунтка   үзегез төшергән фотосурәтне яки видеоны урнаштырырга кирәк.

Катнашучыларның төп бурычы – Татарстанның кызыклы фоторәсемнәрен булдыру, аларны , #гүзәл Татарстан һәм #МойТатарстан хэштеглары белән социаль челтәрләрдә бастырып чыгару.

Марафонның экспертлары – Казанның танылган фотографлары һәм блогерлары: Олег Самойлов, Артем Горланов һәм Настя Губинская.

Җиңүчеләр 13 сентябрь көнне тантаналы чарада аталачак. Алар квадрокоптер,  фотокамералар, акыллы колонкалар, экшн-камера һәм башка кыйммәтле бүләкләр алачак.

Марафонга 8 сентябрьгә кадәр кушылырга мөмкин.

Инстаграм: @tatarstantop

Телеграм: @tatarstantop

ВКонтакте: https://vk.com/tatarstantop

Элемтә өчен җаваплы зат: +7(843)266-90-80

#МойТатарстан марафоны сайты: https://openschool.biz/tatarstantop2020/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: