Бөгелмә авазы

Татарстанлыларга бердәм укучы билетын пластик карта төрендә бирә башладылар

Электрон документ Татарстан территориясендәге барлык китапханәләр фондыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. 2017 ел башыннан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре үз укучыларына республика территориясендәге барлык филиалларда гамәлдә булган бердәм укучы билетын тапшыра башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Электрон укучы билеты шәхси штрих-код белән маркаланган. Аның белән бергә...

Электрон документ Татарстан территориясендәге барлык китапханәләр фондыннан файдаланырга мөмкинлек бирә.

2017 ел башыннан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре үз укучыларына республика территориясендәге барлык филиалларда гамәлдә булган бердәм укучы билетын тапшыра башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электрон укучы билеты шәхси штрих-код белән маркаланган. Аның белән бергә "Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталына шәхси кабинетка керү һәм Татарстан китапханәләр челтәрендә түләүсез Wi-Fi куллану өчен логин һәм пароль бирелә.

Бердәм укучы билетын алга таба камилләштерү китапханә кулланучылары өчен өстәмә хезмәтләр булдырырга ярдәм итәчәк.

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: