Бөгелмә авазы

Татарстанда юл читенә очып төшкән машинада өч кеше зыян күргән

Авария кичә, кичке бишләр тирәсендә Алабуга районында булган.

Татарстанда трасса читенә очып төшкән машинада өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авариянең шаһитлары хәбәр итте.
Алар әйтүенчә, юл-транспорт фаҗигасе кичә, кичке бишләр тирәсендә Алабуга районының Танайка авылы янында булган. Монда «Лада» машинасы зур тизлектә юл читенә очып төшкән  
Юл-транспорт фаҗигасендә автомобильгә җитди зыян килгән — кузовы изелгән һәм барлык тәрәзәләре диярлек ватылып беткән.

«Өч кеше зыян күрде. Аларның нинди имгәнүләр алуы билгеле түгел. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны хастаханәгә алып китте», — дип сөйләде авария шаһитлары. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: