Татарстанда өйдә үзләре генә калган 3 һәм 5 яшьлек балалар чак тереләй янып үлмәгән

Яшел Үзәндә янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструктор төтен баскан фатирдан 3 һәм 5 яшьлек балаларны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез янгын үзәк пунктына Яшел Үзәндә Төзүчеләр проспекты 7нче йортта өченче катта балкон януы турында хәбәр...
Яшел Үзәндә янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструктор төтен баскан фатирдан 3 һәм 5 яшьлек балаларны алып чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә көндез янгын үзәк пунктына Яшел Үзәндә Төзүчеләр проспекты 7нче йортта өченче катта балкон януы турында хәбәр алынган, дип яза Татар-информ.
53нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре янгын чыккан урынга килгәч, 60нчы номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегенең янгын автомобилен йөртү буенча өлкән инструкторы - 36 яшьлек Евгений Гордеев балаларны чыгарып, икенче каттагы күршегә кертүен, аларның зыян күрмәвен җиткергән. 3 яшьлек ир бала һәм 5 яшьлек кыз, апалары кибеткә киткәч, өйдә үзләре генә калган. Әти-әниләре эштә булган.
Янгын нәтиҗәсендә балконда 6 квадрат метр мәйданда җиһаз янган, 4 квадрат метр арадагы бүлмә түшәме һәм дивары зыян күргән.
Янгынның беренчел сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.745700
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.794500
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.227400
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.221400
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.1166800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика