Бөгелмә авазы

Татарстанда “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” акциясе төгәлләнеп килә

Акция барышында авыр тормыш ситуациясенә эләккән татарстанлыларга волонтерлык, финанси, мәгълүмати, белем бирү һәм башка төрле ярдәм алдылар.

Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча һәм Ак Барс банк финанс ярдәме белән үткәрелә.

Бөтен республика буенча волонтерлар азык-төлек җыелмаларының соңгы партиясен тараталар.

Волонтерлар хәрәкәтенә Ак Барс банк хезмәткәрләре дә кушылды. 55 меңнән артык гаилә ярдәм алды, бу 220 меңгә якын җыелма.

Җыелмаларны алучылар исемлеген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, ТР Мәгариф министрлыклары, муниципалитетлар билгеләде. Аңа ветераннар, ялгыз пенсионерлар, аз тәэмин ителгән, медицина хезмәткәрләре, шулай ук пандемиядән зыян күргән тармакларда эшләгән үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр кергән.

Хәйрия акциясенең актив катнашучылары – предприятиеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр һәм битараф булмаган гражданнар.

«Хәзерге кебек ситуацияләрдә ышанычлы җилкә тою, бәла килгәндә, ялгыз түгел икәнеңне белү һәм ярдәм итәргә әзер кешеләр табылуга ышаныч булдыру мөһим», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: