Бөгелмә авазы

Татарстанда «Җәяүле» оператив-профилактик чара үткәрделәр

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җәяүлеләр катнашында булган күпчелек юл-транспорт һәлакәтләренең тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыгуын ачыкланды.

2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда җәяүлеләр катнашында 779 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 64 кеше һәлак булган һәм 741 кеше зыян күргән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, авариянең төп күрсәткечләре кимү күзәтелә: юл- транспорт һәлакәтләре саны 183кә, һәлак булучылар саны 8 кешегә һәм зыян күрүчеләр саны 187гә азрак булган.

Җәяүлеләр һәлак булган юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе тәүлекнең караңгы вакытында теркәлгән. Агымдагы елда шундый 282 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 47 кешенең гомере өзелгән, 245 кеше тән җәрәхәтләре алган, имгәнгән.

Җәяүлеләр катнашында фаҗигаләрне киметү максатыннан, ТР Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе даими рәвештә профилактик чаралар үткәрә.

Агымдагы елның 15-24 октябрендә республикада «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелде. Акция кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлекләр бирмәү һәм җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан кагыйдәләрне бозу очракларын кисәтү буенча эш алып бардылар. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүлеләр кичүе, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышларын) карап тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде.

 Автоинспекция хезмәткәрләре «Җәяүле» профилактик чарасын үткәрү чорында җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 меңнән артык очрагын ачыклады, шул исәптән утны кире чагылдыру элементларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен 300дән артык җәяүлене һәм светофор сигналы таләпләрен үтәмәгән өчен 200дән артык җәяүлене кисәтте. Мондый чараларны үткәрү җәяүлеләр катнашында һәлакәт күрсәткечләренең кимүенә нәтиҗәле йогынты ясый: юл-транспорт вакыйгалары саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 213 очракка, һәлак булганнар – 13, имгәнүче-җәрәхәтләнүчеләр 218 кешегә кимегән.

  ЮХИДИ идарәсе шуны искәртә: юлны аркылы чыкканда һәм   юл чите буйлап торак пунктлардан читтә хәрәкәт иткәндә яки күз күреме шартлары тиешле дәрәҗәдә булмаганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэмин итәргә тиеш.

Ул элементлардан җәяүлеләргә торак пунктларда хәрәкәт иткәндә дә файдаланырга киңәш ителде. Фараларның якын уты кабызылган чакта, машина йөртүче караңгыда җәяүлене 50 метрда гына күрә.  Бу күңелсез хәлне булдырмый калу өчен җитәрлек ара түгел.    Җәяүленең киемендә яктырткыч элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта һәм җәяүленең тапталу куркынычы 65 процентка кими.

         ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Җәяүлеләр кичүе алдыннан машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, юлны бары тик тиешле урыннарында гына аркылы чыгарга, ә чатларда тротуарлар яки юл читендә буйлап кына чыгарга кисәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Бары тик транспорт чарасы шоферының хәрәкәттә өстенлек бирүенә инангач кына, юлны аркылы чыгу рөхсәт ителә,

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: