Бөгелмә авазы

Татарстанда яңгырлар көтелә

Көндез һава температурасы +14 градустан артмаячак.

Иртәгә, 15 сентябрьдә, циклон һәм аның атмосфера фронтлары Татарстанга янә дымлы һәм болытлы һава торышы алып киләчәк. Бу турыда Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил төньяк-көнбатыш юнәлешен алачак. Вакыты белән җил көчәячәк.

Төнлә һава температурасы 6-11 градус җылы булачак. Көндез һава температурасы +10…+14 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: