Бөгелмә авазы

Татарстанда Яңа ел каникуллары тыныч уза

Гыйнварның өч көнендә республикада кеше үтерү белән бәйле бер очрак та теркәлмәгән. Әлеге чорда полиция хезмәткәрләре 4 - талау, 22 - урлау, 2 автотранспорт куып алып китү очрагын ачыклаган.

Өч көн эчендә республикада сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән бәйле 9 очрак теркәлгән, аларның барысы да исерек хәлдә кылынган. Шуларның 7се полиция хезмәткәрләре тарафыннан ачылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Бәйрәм чорында республикада җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итүгә 2 меңгә якын полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Республикада урнаштырылган 64 чыршыда җәмәгать тәртибен тәүлек әйләнәсе саклыйлар.

Яңа ел каникуллары чорында Татарстан эчке эшләр органнарының шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли. Полиция хезмәткәрләре бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда кизү торуын дәвам итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: