Бөгелмә авазы

Татарстанда ВИЧ турында 7 факт: ни өчен 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ешрак зарарлана һәм үзеңне ничек сакларга?

ВИЧ-инфекция турында әлегә кадәр нинди мифлар бар, ни өчен Covid-19 СПИД үзәгенә шылтыратулар артуга сәбәп булды – «Татар-информ» материалында.

Агымдагы елның биш аенда Татарстанда ВИЧ-йогышының 421 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 280е – ир-атлар, 141е – хатын-кызлар, 6сы – балалар. Соңгы биш елда республикада 30 яшьтән өлкәнрәкләр арасында авыручылар саны арта. 50-60 яшьлекләр арасында ВИЧ-инфекциялеләрнең  аерым үсеше күзәтелә.

«Татарстанда соңгы өч елда ВИЧ-инфекциянең 30 яшьтән өлкәнрәкләр төркемнәренә күчүе күзәтелә. Агымдагы елның биш аенда 30-50 яшьлекләр арасында инфекция йоктыручылар – 71, 50 яшьтән өлкәнрәкләр – 13,5, 15-29 яшьлекләр арасында 13 процент», – дип хәбәр иттеләр республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгендә.

2018 елда 55 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ВИЧ-инфекция йоктыручыларның гомуми санының 11 процентын тәшкил итсә, 2019 елда бу сан 14 процентка кадәр арткан. Мондый тенденция медикларны сагайта. Димәк, өлкәннәр бу куркыныч инфекция һәм аның йогу юллары турында яшьләргә караганда азрак хәбәрдар булып чыга. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге кешеләр арасында җенси активлык саклана, тик алар ВИЧ беркайчан да үзләренә кагылмас дип ышана.

Тарихны искә төшерсәк, элекке Советлар Союзы территориясендә ВИЧ эпидемиясе 1989 елда кабына. Башта зарарлану стериль булмаган медицина җиһазлары аркасында, иньекцияләр аша бара. Ул вакытта аеруча хәтәр төркемгә наркотик кулланучы кешеләр керә. Бу йогышлану юлы шактый озак вакытлар өстенлек итте. Әмма соңгы ун елда хәл тамырдан үзгәрде. Хәзер җенси актлар зарарлануның төп юлы булып тора. 2019 елда җенси юл белән йогышлану барлык очракларның 66,5 процентын тәшкил итә. Веналарга инъекция аша зарарлану – 32,6 процент. Ничек кенә сәер тоелмасын, соңгы вакытта республика халкында ВИЧ-инфекциясенә карата кызыксыну коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә шактый артты.

"Кешеләр яңа инфекция уңаеннан үз сәламәтлекләре өчен борчылалар. Тулаем алганда, йогышлы авырулар белән кызыксыну артты. Коронавирус кешеләр үз сәламәтлекләренә игътибар итсен өчен үзенә күрә бер этәргеч булды", – дип билгеләп үтте республика СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәгенең сырхауханә бүлегенең психотерапевты Роза Мөхәммәтова.

Спикер мәгълүматларына караганда, көн саен “ышаныч телефоны”на бишкә якын шылтырату килә, бер атна эчендә – 30лап. Кешеләр ВИЧ-инфекциясенә кайда тикшерү узарга мөмкин һәм йоктырудан саклауның нинди ысуллары бар дип ешрак кызыксыналар.

1. ВИЧ ничек тапшырыла

Агымдагы елның биш аенда ВИЧ-инфекцияне тапшыруның җенси юлы Татарстанда элеккечә үк алда бара. Мондый чирләр өлешенә гомуми санның 64,1 проценты туры килә. Веналарга укол салудан – 34,9 процент, вертикаль юл белән (анадан балага)  0,7 процент йогышланган, шул ук вакытта 0,2 процент очракта зарарлану юлы ачыкланмаган.

"Вирусның кан, җенес сыеклыклары һәм күкрәк сөте аша  тапшырылуы төгәл билгеле. Бер тапкыр актив җенси контакттан соң да зарарлану очраклары мәгълүм. Җенси юл белән йога торган авырулар ВИЧ зарарлану куркынычын шактый арттыра.», - дип билгеләп үтте Роза Мөхәммәтова.

ВИЧ-инфекцияле иньекция ясаган стерильләштерелмәгән шприцлар һәм энәләр куллану – инъекцион наркотиклар кулланучыларның саны күп булган илләрдә ВИЧ йоктыруның еш очрый торган юлы. Медицина манипуляцияләрендә очраклы уколлардан аермалы буларак, энәдән зарарлану куркынычы уртак энәләр аша күпкә югарырак, чөнки инъекцион наркотиклар кулланучы энәне дөрес кертүен тикшерү өчен аңа кан туплый.

Профилактик чаралар булмау сәбәпле, ВИЧның анадан балага йөклелек һәм бала табу вакытында тапшыру ешлыгы 15-30 процент тәшкил итә. Бу очракларның якынча 75 процентында ВИЧ йөклелекнең соңгы вакытында һәм бала табу вакытында күчә. ВИЧны вертикаль тапшыру очракларының 10 процентка якыны йөклелекнең беренче ике триместрында, тагын 10-15 проценты күкрәк сөте имезгән вакытта бара. Хәзерге вакытта ВИЧны вертикаль тапшыру виретровируска каршы профилактика һәм планлы “Кесарев кисүләре” аркасында сирәгрәк була.

 2. ВИЧ ничек күчми

 Әлегә кадәр бөтен кешеләр дә ВИЧ вирусы белән йогышланган кешенең барлык сыеклыкларының да бу вирусны йоктырмавын аңламыйлар. Кул биреп күрешү, кочаклау һәм үбешүдән куркалар. Әмма болар барысы да куркынычсыз. Вирусны бөҗәкләр, черкиләр, бал кортлары һәм шөпшәләр дә тарата алмый. ВИЧ көнкүрештәге элемтәләр аша да йокмый.  Канлы гына булмаса, төкерек-селәгәй һәм күз яше аша зарарлануның да бер генә очрагы да теркәлмәгән.  Ягъни ВИЧ уртак стакан, чәнечкеа, бутерброд яки җиләк-җимеш аша йога алмый. Әйдәп баручы белгечләр фикеренчә, вирусны тапшыру өчен инфекцияләнгән биологик сыеклыкларның (әйтик, кан) зарарсыз тирегә эләгүе дә куркыныч тудыра алмый.

 3. ВИЧ йогышын ничек булдырмаска

Үзеңне ВИЧ йоктырудан саклап калу өчен наркотиклар кулланмаска, татуировка һәм пирсингны һәм тиренең бөтенлеген бозып эшләнә торган башка процедураларны шикле урыннарда эшләтмәскә кирәк. Һәрвакытта да шәхси кырынгыч, маникюрлы кайчы, теш щеткасы һәм мунчаладан гына файдаланырга кирәк. Очраклы җенси элемтәләргә кермәскә, яңа җенси партнерлар белән презервативлардан файдаланырга кирәк. Бу гади кагыйдәләр кешене вирус белән очрашудан саклаячак.

 4. ВИЧка кайчан тикшерелергә кирәк

1.   Яңа партнер белән презервативтан башка гына җенси элемтәгә кергәч яки  презерватив еотылган очракта.

2. Әгәр сезнең җенси партнерыгыз элегрәк кемнәрдер белән җенси элемтәдә булса.  

3. Сексуаль көчләү  очракларыннан соң.

4. Әгәр   җенси партнерыгыз ВИЧ-инфекцияле булса.

5. Әгәр җенси партнер чит энәләрдән файдаланса яки нинди дә булса башка куркыныч инфекцияләргә дучар ителсә.

6. Җенси юл белән күчкән башка чир табылса.

7.   Шприцка наркотиклар яки башка матдәләрне җыю өчен, шулай ук өчен татуировок һәм пирсинг ясаганда стерильләштерелмәгән энәләр кулланылса.

8. ВИЧ-инфекцияле кешенең каны белән элемтәгә кергәннән соң.

 5. “Тәрәзә чоры” күпме дәвам итә  

ВИЧ-инфекциянең куркынычы шунда ки, озак вакыт инфекцияле кеше үзен бик сәламәт хис итә. ВИЧ зарарлану мизгеленнән башлап, ИФА методы белән канда ВИЧка антитәнчекләр булуны билгеләргә мөмкин булган мизгелгә кадәр вакыт ике атнадан бер елга кадәр сузылырга мөмкин. Бу чор "тәрәзә чоры" дип атала. Бу чорда ВИЧка каршы антитәнчеккә анализ тискәре, шул ук вакытта вирус йөртүче кеше – тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч булачак. Шуңа күрә шикле җенси элемтәдән соң, канны бер айдан һәм кабат 3, 6 һәм 12 айдан соң тапшырырга киңәш ителә.

6. ВИЧ-инфекцияле кешеләр  озак яшиме

ВИЧ-инфекция чире тормыш сыйфатына һәм дәвамлылыгына сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. ВИЧ-инфекция белән кешеләрнең күпме һәм ничек яшәүләре статистикасы күп факторларга, шул исәптән җенескә, пациентның яшенә һәм шуңа бәйле патологияләргә бәйле рәвештә аерыла. Хәзерге заман медицинасы тәкъдим иткән терапия авыруның хәлен тотрыклыландыруга юнәлдерелгән. ВИЧ белән яшәүнең уртача озынлыгы 2–5 елдан алып 25 елга кадәр һәм аннан да күбрәк була ала. Табибта күзәтелә һәм кирәкле препаратларны кабул итә торган пациентлар тулы канлы тормыш белән яши һәм чикләүләр кичерми диярлек.

7. ВИЧлы кешеләр Covid-19 зарарлану куркынычына дучар булалар

ВИЧ-инфекцияле, аны дәвалауга керешмәгән һәм иммун статусы түбән булган кешеләр, 65 яшьтән өлкәнрәкләр белән беррәттән, Covid-19 буенча хәтәр төркемгә керә.  

«ВИЧ-инфекцияне АРВТ-терапия белән дәвалау, иммун статусын күтәрү һәм ВИЧ вирусын йөртүчеләр өчен гомуми хәлне нормальләштерү Covid-19 профилактикасында мөһим өлеш булып тора. Медицина битлеген кию генә җитми. Иммунитет тулы канлы булырга тиеш, шул чакта гына организм вирусны аеруча катлаулануларсыз гына башкара алачак. Нәкъ менә шуңа күрә пандемия вакытында СПИД-үзәк үз эшен туктатмады, ә үз-үзеңне изоляцияләү чорында волонтерлар безнең пациентларга препаратларны өйләренә алып барып бирде», – дип билгеләп үтте Роза Мөхәммәтова.

Аның мәгълүматларына караганда, пандемия куркынычы әле саклана, шуңа күрә «СПИД» республика үзәге хезмәткәрләре үз пациентларын социаль элемтәләрне чикләргә өнди. Covid-19 вирусы СПИД-үзәктә диспансер күзәтүен узмаган һәм шуңа күрә ВИЧ-инфекцияне СПИД стадиясенә җиткергән авырулар өчен иң куркыныч вирус булып тора. Мондый авыруларның Covidтан котылу мөмкинлеге шактый түбән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: