Бөгелмә авазы

Татарстанда трассада биш автомобиль бәрелешкән - ФОТО

Татарстанның Биектау районында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт Казан-Малмыж трассасының 24 нче чакрымында булган. Калинин бистәсе янында "Нива", 14 нче модель "Лада", «Лада Гранта», «Тойота Королла» һәм «Хендай Гетс» бәрелешкән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче...

Татарстанның Биектау районында биш автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Һәлакәт Казан-Малмыж трассасының 24 нче чакрымында булган. Калинин бистәсе янында "Нива", 14 нче модель "Лада", «Лада Гранта», «Тойота Королла» һәм «Хендай Гетс» бәрелешкән. Ашыгыч хезмәтләр килгәнче «Хендай Гетц» автомобиленең 50 яшьлек пассажирын узгынчы машинада Биектау үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: