Бөгелмә авазы

Татарстанда тәүлек эчендә Cоvid-19 авыруының 31 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда барысы 5 841 авыру очрагы теркәлгән.

Сигез кеше ковид-госпитальләргә озатылган, 23е - дәвалануны өйдә ала. 
18-30 яшьлекләр арасында таҗ инфекциясен сигез татарстанлыда тапканнар. 
30-35 яшь төркемендә COVID 16 кешедә теркәлгән. 
50-60 яшьлек татарстанлылар арасында вирусны республиканың ике кешесендә теркәгәннәр, 
60 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк яшьтә биш кеше авырый. 
Алдагы тәүлектәге кебек үк, Казанда да ковид авыруының 19 очрагы ачыкланган. Татарстанның Саба районында өч кеше йоктырган. Берәр - Яр Чаллыда, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч һәм республиканың Яшел Үзән районнарында. 
Барлыгы Татарстанда 5841 кешедә COVID19 ачыклаган, 4711 кеше сәламәтләнгән, 58е - узган тәүлектә. 34 кеше ясалма сулыш ясау аппаратына тоташтырылган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: