Бөгелмә авазы

Татарстанда тәүлек эчендә 67 кеше коронавирус йоктырган

Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан.

Татарстанда тагын 67 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«7 кеше хастаханәгә озатылган, 60 кеше өендә дәвалана», – диелә ведомство хәбәрендә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1

18 яшьтән 30 яшькәчә – 5

30 яшьтән 50 яшькәчә – 26

50 яшьтән 60 яшькәчә – 12

60 яшьтән 70 яшькәчә – 13

70 яшьтән 80 яшькәчә – 10

80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казан – 34

2. Яр Чаллы – 3

3. Алексеевск – 1

4. Арча – 1

5. Балтач – 1

6. Югары Ослан – 2

7. Биектау – 2

8. Зәй районы – 2

9. Яшел Үзән районы – 10

10. Лаеш – 2

11. Менделеевск – 1

12. Түбән Кама – 1

13. Нурлат – 2

14. Питрәч – 2

15. Балык Бистәсе – 1

16. Тукай районы – 1

17. Чистай – 1

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 556 очрагы теркәлгән, 8 373 кеше (шуларның 55е – узган тәүлектә) терелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: