Бөгелмә авазы

Татарстанда техникумнар һәм көллиятләргә кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Татарстанда республиканың һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы көллиятләренә һәм техникумнарына төп һөнәри белем бирү программалары буенча кабул итү кампаниясе башланды. Шул рәвешле, министрлык кайнар элемтә ачып җибәрде.

Шалтыратуларны Урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге белгечләре түбәндәге телефоннар аша кабул итә: 8(843) 294-95-83, 8 (843) 294-95-35. Исегезгә төшерәбез, белем бирү учреждениеләре керү өчен документларны 15 августка кадәр кабул итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: