Бөгелмә авазы

Татарстанда танкта бикләнеп калган балаларны коткарганнар

Әлеге хәл 30 июльдә, Әлмәт районында булган. Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә. Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", - дип...

 

Әлеге хәл 30 июльдә, Әлмәт районында булган. Әлмәт районы Ямаш авылында һәйкәл итеп куелган Т-44 танкына ике бала бикләнеп калган. "Ике бала - 2009 елгы кыз һәм 2004 елгы малай Т-44 танкына менә, танк төбендәге люкны ачып эчкә керә.

Әмма кире чыкканда үз көчләре белән люкны ача алмыйлар", - дип җиткерелә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.
 
Коткаручылар балаларны иреккә чыгара. Алар белән барысы да тәртиптә.
ИНТЕРТАТ.РУ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: