Бөгелмә авазы

Татарстанда суфи чикерткәләре (богомол) барлыкка килгән

"Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Альберт Галиев Алабуга махсус экономик зонасында янәдән суфи чикерткә табылды дип хәбәр итте. Вакыйгага тулырак шәрехләүне "Яңа Кама" газетасы бирде. Җәй җитү белән безнең җирлектә елдан ел суфи чикерткәләрнең ешрак күренә башлавы гадәттән тыш очрак түгел. "Дөресен генә әйткәндә, таң калырлык берни дә юк....

 

"Түбән Кама" милли паркының фәнни хезмәткәре Альберт Галиев Алабуга махсус экономик зонасында янәдән суфи чикерткә табылды дип хәбәр итте. Вакыйгага тулырак шәрехләүне "Яңа Кама" газетасы бирде. Җәй җитү белән безнең җирлектә елдан ел суфи чикерткәләрнең ешрак күренә башлавы гадәттән тыш очрак түгел.

"Дөресен генә әйткәндә, таң калырлык берни дә юк. Суфи чикерткәләр күптән безнең җирлеккә килделәр. Беренче хәбәрләр безнең өчен бик кызыклы иде. Соңгы биш елда исә безнең республикада бу күренеш гадәтигә әйләнде. Һава-торышының җылынуы, кышларның елдан ел йомшаруы суфи чикерткәләрнең безнең республикага үтеп керүенә сәбәп булды. Алар үзләренә якын табигать шартларында да сан ягыннан кискен арту күренешләре кичермиләр, шуңа күрә безгә дә куркырга сәбәп юк", - дип хәбәр итә КФУ зоология музееның умыркасызлар бүлеге хезмәткәре Андрей Беспятых.

Белгеч бу күренештән куркырга кирәкми дип белдерә, чөнки әлегә суфи чикерткәләрнең саны күп түгел һәм моны очраклы күренеш дип әйтеп була. Шулай ук безнең регионда үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы да бернинди үзгәрешләр кичермәде диде ул.

Галим шул ук вакытта бу мәсьәләнең безнең төбәктә җентекләп өйрәнелмәвен дә искәртте. Ягъни суфи чикерткәнең табигатькә ниндидер үзгәреш кертүе яки кертмәве җентекләп өйрәнелмәгән.

Галим йортлардан, торак урыннардан тараканнарың югалуына да аңлатма бирде. Беспятых әйтүенчә, умырткасыз җан ияләренең саны һәм туплану урыннары һәрвакыт үзгәреп тора. "Тараканнарның кеше торган урыннардан юкка чыгуы бары тик тиешле органнарның яхшы эшләве турында гына сөйли. Озынборыннарны агулау да билгеле бер дәрәҗәдә тере организмнарга начар тәэсирен белдерми калмый, әмма кеше күп җыелган урыннада төрле инфекцияләрне таратучы булган бөҗәкләрне дә игътибарсыз калдырып булмый", - дип шәрехли Андрей Беспятых.

Суфи чикерткәләр безгә читтән үтеп кергән бердәнбер вәкил түгел. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр еш очрый. "Шундыйларга Сосновский борщевигын, Америка өйрәңгесен кертергә мөмкин, әмма аларның үтеп керүенә шактый вакыт узды", - дип хәбәр итә КФУ ның үсемлекләр буенча белгече Вадим Прохоров.

Галим соңгы еллардагы кайбер үзгәрешләрне - мәсәлән, каен агачларының хәлсезләнүен һәм, киресенчә, тузганакларның күпләп үсә башлавын вакытлыча күренеш дип аңлатты.

Суфи чикерткә (богомол) - озынлыгы 40-75 мм га җитә торган ерткыч бөҗәк. Ул башын 180 градуска кадәр бора ала торган бердәнбер бөҗәк. Үзенчәлекле басып торган рәвеше дога укыган кешене хәтерләткәне өчен Карл Линней бу бөҗәкк Mantis religios ("дини күрәзәче, жрец") дигән атама биргән. Суфи чикерткәләр балыкларга, тычканнарга, кәлтә еланнарга, кечкенә кошларга һәм хәтта еланнарга да һөҗүм итәргә мөмкин. Суфи чикерткәләрнең ареалы төньяк ареалы (таралу зонасы) элегрәк Ульяновск өлкәсе тирәсендә дип санала иде.

Гөлүзә ГЫЙМАДИЕВА.

Татаринформ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: