Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программа гамәлгә ашырыла

Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты югары тизлекле интернетка тоташачак.
Бу – техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан республикага өстәмә рәвештә 1 млрд. сум акча бирелә. Тулаем алганда, кертемнәр 2 млрд сумнан артып китәчәк.
Социаль әһәмияткә ия булган учреждениеләрне бөтендөнья интернет пәрәвәзенә тоташтыру «Цифрлы икътисад» милли проектының «Мәгълүмати инфраструктура» төбәк программасы кысаларында уза. Программа нигезендә, башта 2021 елда республиканың 802 социаль объектында югары тизлекле интернет үткәрү планлаштырылган иде.
Федераль бюджеттан бер миллиард сум күләмендә акча җәлеп итү хисабына проект киңәйтелде. Шул ук вакытта нәкъ менә безнең республика җәлеп ителә торган федераль акчалар буенча төбәкләр арасында лидер булды.
Интернет Татарстанның өстәмә 1 755 социаль объектында барлыкка киләчәк.
1 283 ФАП, 3 техникум, колледж, 528 җирле үзидарә органыны, 120 янгын сүндерү бүлеге, 541 мәдәният учреждениесе, 82 Росгвардия объекты югары тизлекле интернет белән тәэмин ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу – соңгы ун елдагы иң масштаблы программа.
Чагыштыру өчен, 2010-2020 елларда югары тизлекле интернет 4 мең социаль объектка гына үткәрелгән. Шул ук вакытта 2020 елда югары тизлекле интернет белән 733 объект тәэмин ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 19:15Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин.4100
-
8 март 2021 - 17:39Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә Автоледи идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.4900
-
8 март 2021 - 16:16Нәфисәдән – нәфис сүз Татарстан Республикасында Президентыбыз каршында эшләп килүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Туган телләр елы уңаеннан әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укучылар өчен “ТАТАR CҮЗЕ” дигән нәфис сүз сөйләү бәйгесе игълан итүе һәм анда барлыгы дүрт меңгә якын кеше катнашуы турында газетада хәбәр иткән идек инде.4800
-
8 март 2021 - 14:04Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра. Чара 21 март көнне түбәндәге адрес Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.3500
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
8 март 2021 - 10:41Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котладыВидео "Роскосмос" битендә урнаштырылган.7000
-
6 март 2021 - 15:19Бөгелмә районыннан күп балалы ананы медаль белән бүләкләделәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.27300
-
7 март 2021 - 12:09ЗАГСта Алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.21800
-
7 март 2021 - 10:18Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.13800
-
6 март 2021 - 19:32Белгеч смартфоннардан ашыгыч рәвештә бетерергә кирәкле кушымталар турында сөйләде Бушлай VPN-сервислар кулланучылар өчен куркыныч тудыра.13400
-
7 март 2021 - 18:54Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.11400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика