Бөгелмә авазы

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Шәхси йорт хуҗасының мәетен ишелеп төшкән түбә астыннан тапканнар.

Татарстанның Нурлат районында сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында ут капкан йортта ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

Октябрина бистәсендә шәхси йорт януы турында хәбәр № 125 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләренә узган төндә килә. Алар янгын урынына 6 минутта килеп җитә, әмма йортны инде тулысынча ут камап алган, түбә һәм түшәм өлешчә ишелгән, ә ут сарайга күчкән була.

Янгынны бер сәгать чамасы сүндергәннәр, ә хәрабәләрне актару өчен тагын ике сәгать кирәк булган. Кунак бүлмәсендә ишелгән түбә астыннан 62 яшьлек хуҗаның мәете табыла. 

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: