Бөгелмә авазы

Татарстанда сайлаучыларның 37,97 проценты тавыш биргән

Көндезге 12 сәгатькә Татарстанда сайлау хокукы булган 1 миллион 102 мең 147 кеше (37,97 процент) үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова мәгълүмат үзәгендә узган брифингта шулай дип белдергән. "Сайлау комиссияләре гадәти режимда эшли, шикаятьләр юк. Республикада гражданнарның тавыш бирүе гамәлдәге кануннар нигезендә башкарыла", -...

Көндезге 12 сәгатькә Татарстанда сайлау хокукы булган 1 миллион 102 мең 147 кеше (37,97 процент) үзенең гражданлык бурычын үтәгән. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова мәгълүмат үзәгендә узган брифингта шулай дип белдергән.

"Сайлау комиссияләре гадәти режимда эшли, шикаятьләр юк. Республикада гражданнарның тавыш бирүе гамәлдәге кануннар нигезендә башкарыла", - дип белдергән Н. Борисова. Әлеге моментка тавыш бирүчеләрнең активлыгы арта бара икән.

Сайлауларда алдынгылыкны:

Кайбыч районы (сайлаучыларның 80 проценты тавыш биргән), Апас районы - 76, Аксубай районы (73 процент) алып торалар.

Казанда Киров районы алда бара. Яңа Савин, Авиатөзелеш районнарында яшәүче халык шулай ук актив.

Татарстанда сайлауларда иң түбән күрсәткеч әлегә Чистай һәм Кукмара районнарында күзәтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: