Бөгелмә авазы

Татарстанда пычак белән яраланган өч кеше мәете табылган

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексындагы фатирда ир белән хатын һәм аларның балигъ булмаган улы һәлак булган

Яр Чаллы шәһәрендәге бер фатирда полиция хезмәткәрләре өч мәет тапкан. Алар барысы да пычак белән яраланган булган. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Яр Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында урнашкан фатирда өч кеше мәете табылган. Биредә ир белән хатын һәм аларның балигъ булмаган улы һәлак булган. Мәетләрнең өчесендә дә пычак белән яраланган эзләр булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: