Бөгелмә авазы

Татарстанда пиротехникадан бер бала зыян күргән

Татарстанда пиротехника белән саксыз эш итү аркасында өч кеше зыян күргән.

Сәламәтлегенә зыян килүчеләр арасында - 8 яшьлек малай, 19 яшьлек егет һәм 29 яшьлек ир-ат бар. Бәхетсезлек очраклары 18, 26 һәм 28 декабрьдә Казан, Чаллы һәм Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында булган. Бите һәм муены пешкән малай Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Ул "Карсар-1" петардасыннан зыян күргән. Бармакларын җәрәхәтләгән 19 яшьлек егеткә Чаллы хастаханәсендә медицина ярдәме күрсәтелгән. Зыян күрүчеләрнең өченчесе, кул бармакларын пешергән ир-ат, Әлмәт хастаханәсендә дәваланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: