Бөгелмә авазы

Татарстанда льготникларына “коммуналь” хезмәткә түләү өчен 2 млрд. сумнан артык акча биреләчәк

Инвалидларга, ветераннарга һәм һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә дәүләт торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең яртысын үз өстенә алачак.

2020 елда торак - коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар бирү өчен федераль бюджеттан Татарстанга 2 млрд. сумнан артык акча каралган. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле күрсәтмәсе Хөкүмәт сайтында бастырылган.

Татарстан Республикасы – 2 млрд 390 млн 687 мең сум, – дип хәбәр ителә документта.

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50%ын гына түлиләр, ә квитанциядәге сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына түләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: