Бөгелмә авазы

Татарстанда көзен күп кешеләр «мобиль сайлаучы» схемасы буенча тавыш бирергә теләүләрен белдерделәр.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 8 сентябрьгә кадәр күпфункцияле үзәктә, территориаль сайлау комиссияләрендә һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин.

Татарстанда күп кенә кешеләр көзен «мобиль сайлау» схемасы буенча тавыш бирергә теләүләрен белдерде. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, күпчелек халык гаризаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырган, чирек өлеше күпфункцияле үзәкләргә, ә тагын дүрт кеше территориаль сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать иткән.

Сайлаулар вакытында «мобиль сайлау» технологиясеннән бары тик бер тапкыр гына файдаланырга мөмкин. Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 8 сентябрьгә кадәр КФҮдә, территориаль сайлау комиссияләрендә һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша бирергә мөмкин. Әгәр ул республика чикләрендә булса, үзе өчен иң уңайлы участокны ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында яки Telegram мессенджерында «минем сайлау участогы» чат-боты аша сайларга мөмкин. Гариза биргәннән соң, сайлаучыларның әлеге мәгълүматлары яңа участокка беркетеләчәк һәм бер үк вакытта даими теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән алыначак.

Участок сайлау комиссияләре 2 сентябрьдән «мобиль сайлау» технологиясе буенча гаризалар кабул итүгә кушылачаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: