Бөгелмә авазы

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте булган, гомере өзелүчеләр дә бар

Бүген Питрәч районында коточкыч юл һәлакәте булган, анда ике кешенең гомере өзелгән. Иртәнге 6:11дә 112 хезмәтенә М7 трассасының 878нче километрында һәлакәт булуы турында хәбәр килеп ирешкән. Отар-Дубровка борылышында «Фредлайнер» авыр йөк машинасы,«ГАЗ» һәм 3 пассажиры булган «Шевроле» бәрелешкән. Үлгән кешеләрне машиналардан чыгарганнан соң, коткаручылар машиналарга ут капмасын өчен аларның аккумуляторларын...

Бүген Питрәч районында коточкыч юл һәлакәте булган, анда ике кешенең гомере өзелгән.


Иртәнге 6:11дә 112 хезмәтенә М7 трассасының 878нче километрында һәлакәт булуы турында хәбәр килеп ирешкән. Отар-Дубровка борылышында «Фредлайнер» авыр йөк машинасы,«ГАЗ» һәм 3 пассажиры булган «Шевроле» бәрелешкән. Үлгән кешеләрне машиналардан чыгарганнан соң, коткаручылар машиналарга ут капмасын өчен аларның аккумуляторларын сүндергәннәр. Һәлакәт урынында зыян күрүчеләр хастаханәләргә озатылган.


http://shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: