Бөгелмә авазы

Татарстанда коточкыч юл һәлакәте өч кешенең гомерен өзгән

Бүген Арча районында юл һәлакәте булган

Кырлай авылы янында «Рено» белән «Тойота» машиналары маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Юл һәлакәте иртәнге уннар тирәсендә булган. Бәрелү бик көчле булганлыктан ике машина да юл кырыена очкан. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.
Шаһитләр әйтүенчә, «Тойота» машинасындагы өч кешенең гомере өзелгән. «Рено» машинасы йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: