Бөгелмә авазы

Татарстанда коронавирус йогышының 75 яңа очрагы расланган.

Бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында коронавирус йогышы белән зарарлану очрагыачыкланмады.

Әмма ут-күршебез Баулы шәһәрендә коронавирус белән авыруның тагын бер очрагы бар.

Татарстанда коронавирус йогышының 75 яңа очрагы расланган. Бу абсолют антирекорд.

 

Чирнең читтән кертелгәннәре – 8, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә килеп чыкканнары – 67.


28 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 47 кеше өйдә дәвалана.
 

Яңа ачыкланган очраклардан:
18 яшькәчә кешеләр - 12

18 яшьтән 30 яшькәчә - 8
30 яшьтән 50 яшькәчә - 23
50 яшьтән 60 яшькәчә - 13
60 яшьтән 70 яшькәчә - 7
70 яшьтән 80 яшькәчә – 1

80 яшьтән 90 яшькәчә – 4

Шәһәр һәм районнарда ачыкланган:

 

Казанда - 35
Яр Чаллыда - 4

Әгерҗе районында - 1

Аксубай районы - 2

Арча районы - 1

Баулы районы -1

Буа районы - 1

Биектау районы - 1

Чүпрәле районы - 1

Лаеш районы - 11⠀

Түбән Кама районы - 7

Питрәч районы – 6

Сарман районы-3

Тәтеш районы - 1

 

22 апрельгә Татарстанда яңа коронавирус йогышы белән авыруның 355 очрагы теркәлгән. Табиблар күзәтүе астында 319 кеше кала. Алар барысы да амбулатор һәм стационарда дәвалана.
 

Хөрмәтле якташлар!

Әле чир чигенергә уйламый, бу шартларда үзизоляция режимын, гигиена таләпләрен тиешенчә үтәүгә аеруча игътибарлы булыгыз. Җитди сәбәп кенә тумаганда,  өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз!
Өйдә тору – чирдән котылуга тиң.

Үзегезне дә, якыннарыгызны да саклагыз! 

Фото: татар-информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: