Бөгелмә авазы

Татарстанда көчле томан көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 октябрьдә республикада һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди куркыныч тудыра. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 октябрьдә республикада һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларга җитди куркыныч тудыра. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе томан вакытында автомобильдә хәрәкәт иткәндә, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, алда барган машинаны узудан баш тартырга киңәш итә.

Мондый һава шартларында юл-транспорт һәлакәтләре күп очракта алда хәрәкәт итүче автомобильгә бәйле рәвештә килеп чыга. Ике арадагы ераклыкны арттыру, тизлекне киметү мөһим. Кисәк туктаудан сакланырга, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: