Бөгелмә авазы

Татарстанда карантинга 38 сыйныф ябык

Укучылар Казан, Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында өйдән укый.

Татарстанда ОРВИ белән авырып, өйдә укучы 38 сыйныф бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Өйдә 38 сыйныф укый, бу 942 укучы дигән сүз», дип билгеләп үтте спикер.

Кискен респиратор вируслы инфекцияләре аркасында Казанда 33 классны өйдәге укытуга җибәргәннәр, дүртесе Югары Осланда һәм берсен Лениногорск районында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: