Бөгелмә авазы

Татарстанда ире белән низагтан соң өеннән чыгып киткән хатын катып үлгән

Казанда ире белән сүзгә килгәннән соң бер хатын кыз өеннән чыгып киткән. 31 яшьлек әлеге хатын-кызның өшегән гәүдәсен Идел буе районының Энергетиклар урамы тирәсеннән табалар. 25 ноябрь көнне кич ире белән низагтан соң, хатын-кыз өеннән чыгып китә һәм шуннан соң өенә кайтмый. Ул якындагы кибеттән аракы сатып алып, ишегалдында эчә....

Казанда ире белән сүзгә килгәннән соң бер хатын кыз өеннән чыгып киткән.

31 яшьлек әлеге хатын-кызның өшегән гәүдәсен Идел буе районының Энергетиклар урамы тирәсеннән табалар.

25 ноябрь көнне кич ире белән низагтан соң, хатын-кыз өеннән чыгып китә һәм шуннан соң өенә кайтмый. Ул якындагы кибеттән аракы сатып алып, ишегалдында эчә. Ә иртән аның үле гәүдәсен урам җыештыручы табып ала.
Хатын-кызны салкында катып үлгән дигән фаразлар да бар. Хәзер тикшерү эшләре дәвам итә.

http://shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: