Бөгелмә авазы

Татарстанда ир-ат полиция машинасыннан егылып төшеп һәлак булган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре патруль автомобилендәге тоткарланучылар урынындагы ир-атның егылып төшү фактының сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Беренчел мәгълүматлар буенча полиция хезмәткәрләре төнлә хулиганлык гамәлләре кылган өчен 3 ир-атны тоткарлый. Алар үзләрен бик ярсу тота һәм каршылык...

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре патруль автомобилендәге тоткарланучылар урынындагы ир-атның егылып төшү фактының сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча полиция хезмәткәрләре төнлә хулиганлык гамәлләре кылган өчен 3 ир-атны тоткарлый. Алар үзләрен бик ярсу тота һәм каршылык күрсәтә. Шуңа да административ беркетмә төзү өчен аларны "Горки" полиция бүлегенә илтү карары кабул ителә. Хәрәкәт вакытында автомобильнең тоткарланучылар бүлегендә 27 яшьлек ир-ат аягы белән ишекне бәреп чыга һәм машинадан егыла. Егылу аркасында ир-атның башы җәрәхәтләнә һәм ул вафат була, дип яза "Татар-информ".

Хәзерге вакытта патруль-сак хезмәткәрләренә карата тикшерү бара, аның нәтиҗәсендә процессуаль карар кабул ителәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: