Бөгелмә авазы

Татарстанда ике ир батып үлгән

2 нче зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Комсомол күленнән һәм Киров районындагы Идел елгасыннан суга баткан ике ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарә матбугат хезмәтеннән. Беренче очракта, 35 яшьлек казанлы пляжның рәсми коенырга рөхсәт ителгән...

2 нче зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Комсомол күленнән һәм Киров районындагы Идел елгасыннан суга баткан ике ир-ат гәүдәсен чыгарган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарә матбугат хезмәтеннән.

Беренче очракта, 35 яшьлек казанлы пляжның рәсми коенырга рөхсәт ителгән зонасының чикләрен үтеп чыккан һәм баткан. Коткаручылар аның гәүдәсен дүрт метр тирәнлектәге һәм ярдан 20 метр ераклыктагы урыннан тапкан. Ирнең бату сәбәбе - рөхсәт ителмәгән һәм махсус җайланмаган урында коену.

Икенче очракта 71 яшьлек ир-ат Иделнең «Залив» бакчачылык ширкәте янында баткан. Аның гәүдәсен 1,5 метр тирәклектә, ярдан 15 метр ераклыкта табып алганнар. Беренче очрактагы кебек ирнең гәүдәсе хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылган.

Баткан шәһәр кешеләре турындагы мәгълүмат 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына бүген 10.30 һәм 11.40 сәгатьләрдә килеп ирешкән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: