Бөгелмә авазы

Татарстанда җиде «гасыр музее» сайланды

Татарстанның иң яхшы музей җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген Казанда «Татарстан» журналы редакциясендә узды. 

«Гасыр музеен сайла!» чарасы ТАССРның 100 еллыгы сайтында быелның 22 маеннан 25 июненә кадәр уздырылды. Номинантлар исемлегенә республиканың 44 музей объекты кертелгән иде. Конкурс барышында 35,5 меңнән артык тавыш бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мамадыш туган якны өйрәнү музее 9917 тавыш, Тәтештәге Долгая Поляна авылында Молоствовлар утары 5181 тавыш һәм 2516 тавышны Бөгелмә районының Ярослав Гашек исемендәге әдәби-мемориаль музее алды.  Казан музейлары арасында аерым бәйге үткәрелде. 

Казан һәм Татарстанның иң яхшы музей җитәкчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне «Татарстан» журналы баш мөхәррире Татьяна Вафина тапшырды. 

Чыганак: «Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: