Бөгелмә авазы

Татарстанда «Гонконг» гриппы белән авыру очраклары теркәлгән

Ел башыннан Чаллыда «Гонконг» гриппы белән авыруның 21 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә "Челнинские Известия" газетасы. Бу хакта журналистларга Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Аглямова җиткергән. Авыручылар арасында гриппка каршы прививка ясатучылар юк. Табиб сүзләренә караганда, авыру билгеләре көтелмәгәндә килеп чыга: кинәт температура күтәрелә, мускуллар, баш, күз...

Ел башыннан Чаллыда «Гонконг» гриппы белән авыруның 21 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә "Челнинские Известия" газетасы.
Бу хакта журналистларга Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсе баш табибы урынбасары Татьяна Аглямова җиткергән.
Авыручылар арасында гриппка каршы прививка ясатучылар юк. Табиб сүзләренә караганда, авыру билгеләре көтелмәгәндә килеп чыга: кинәт температура күтәрелә, мускуллар, баш, күз алмалары авырта.
- Гриппка каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы - авыруның беренче ике көнендә вируска каршы препаратлар куллану, - дип киңәш бирә табиб.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: