Бөгелмә авазы

Татарстанда COVID-19дан үлү очраклары җитмешкә җиткән

Республикада узган тәүлек эчендә табиблар коронавирустан ике яңа үлем очрагын теркәделәр.

1955 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче бер ханым хастаханәдән тыш ике яклы полисегментар пневмония белән РКХнә хастаханәгә салына. Торышы хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланды. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1963 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең 7нче номерлы ШКХнә ике яклы пневмония белән китерелгән. Җитди хроник авырулар бар. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

16 сентябрьгә республикада COVID-19дан 70 үлем очрагы теркәлгән, алар арасында бөгелмәлеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: