Бөгелмә авазы

Татарстанда бер йортны яшен суккан

Шимбә көнне Татарстанда бер йортны яшен суккан. Төш вакытында Түбән Кама районының Каенлы авылында яшенле яңгыр башлана. Бервакыт кешеләр шартлау тавышы ишетеп урамга йөгереп чыгалар. Бер йортның түбәсенә ут капкан була. 3 янгын сүндерү машинасы вакытында килеп җитеп, коткаручылар калай түбәне каерып ача һәм утны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк. Бу...

Шимбә көнне Татарстанда бер йортны яшен суккан.

Төш вакытында Түбән Кама районының Каенлы авылында яшенле яңгыр башлана. Бервакыт кешеләр шартлау тавышы ишетеп урамга йөгереп чыгалар. Бер йортның түбәсенә ут капкан була. 3 янгын сүндерү машинасы вакытында килеп җитеп, коткаручылар калай түбәне каерып ача һәм утны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк.

Бу хакта NTR-24.RU хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: