Бөгелмә авазы

Татарстанда бер өйдән ике мәет

22 март көнне Сарман районы Күтәмәле авылында фаҗига була. 52 яшьлек ир белән 49 яшьлек хатын берьюлы үз-үзләренә кул салалар. Аларның үле гәүдәләрен сарайдан табып алалар. Мәетләр арасында ярты метрлап кына ара була. Ир белән хатынның нилектән үлүен тикшерү бара. KZNLIVE хәбәр итүенә караганда, фаҗига буласы көнне ханым якын дусты...

22 март көнне Сарман районы Күтәмәле авылында фаҗига була.

52 яшьлек ир белән 49 яшьлек хатын берьюлы үз-үзләренә кул салалар. Аларның үле гәүдәләрен сарайдан табып алалар. Мәетләр арасында ярты метрлап кына ара була. Ир белән хатынның нилектән үлүен тикшерү бара.

KZNLIVE хәбәр итүенә караганда, фаҗига буласы көнне ханым якын дусты янына килгән һәм үләчәген әйтеп, аңа алтын алкаларын бүләк иткән.

Тикшерү фаразлавынча, башта хатын үз-үзенә кул салган. Аны күргән ир дә якты дөнья белән хушлашырга карар иткән.

http://www.almet-rt.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: