Бөгелмә авазы

Татарстанда бер яшьлек баланы һәм аның әтисен эзлиләр

Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны...

Татарстанда бер яшьлек бала һәм аның әтисе югалу факты буенча эзләү эшләре бара, - дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Яшел Үзәннең суд приставлары бүлегендә баланы алу эшен башкару буенча 32 яшьлек ир-ат һәм аның бер яшьлек улын эзләү эшләре бара. Теркәлгән яшәү урыны буенча эзләү нәтиҗә бирмәгән.

Иванов Ярослав карап торышка 1 - 1,5 яшь тирәсендә, буе 94 - 106 сантиметр, чәчәләре аксыл, күзләре коңгырт.

Ир-ат 30 - 35 яшьләрдә, буе 170 - 175 сантиметр, уртача гәүдәле, коңгырт күзле, чәче алынган, кыска сакаллы, аксыл-коңгырт мыеклы. Р969КМ номерлы кара "Опель Инсигния" машинасында хәрәкәт итәргә мөмкин. Ир-баланың әнисе сүзләренә караганда, 19 сентябрьдә ир-ат үз автомобилендә Ульяновск ягына чыгып киткән.

Әгәр дә сездә әлеге кешеләр турында мәгълүмат булса: 8 (843) 221 38 26, 8 937 284 71 19 телефоннары аша хәбәр итү сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: