Бөгелмә авазы

Бер градуска кадәр суыта, кырау төшәчәк

Татарстан территориясендә 31 майда төнлә урыны белән минус бер градуска кадәр суытырга мөмкин, кырау төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 31 майда төнге сәгатьләрдә суыкка чыдам булмаган үсемлек һәм яшелчәләргә зыян килергә мөмкин булуын фаразлый. Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник...

Татарстан территориясендә 31 майда төнлә урыны белән минус бер градуска кадәр суытырга мөмкин, кырау төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 31 майда төнге сәгатьләрдә суыкка чыдам булмаган үсемлек һәм яшелчәләргә зыян килергә мөмкин булуын фаразлый.

Машина йөртүчеләргә автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, шиннарның сезонга яраклы булуына игътибар бирүләре сорала, шулай ук оптик җиһазлар эш хәлендә булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: