Бөгелмә авазы

Татарстанда бензовоз һәм автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә биш кешенең гомере өзелгән

Татарстанның Спас районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. "Кичә 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә ТР Спас районында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре...

 

Татарстанның Спас районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" МА хәбәрчесенә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Кичә 13.32 сәгатьтә Бердәм кизү диспетчер хезмәтенә ТР Спас районында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы, ә зыян күрүченең Спас үзәк район хастаханәсенә озатылуы турында хәбәр килде", - дип ачыклык кертте ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе вәкиле.

Шулай ук ул һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында балалар булмавын да хәбәр итте.

Хәзер юл-транспорт һәлакәте килеп чыгу нечкәлекләре һәм һәлак булучыларның шәхесләре ачыклана.

Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: