Бөгелмә авазы

Татарстанда балаларга "Путин" түләүләре өчен 8,5 млрд. сум акча бүлеп бирелгән

Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстанга «Путин» түләүләренә якынча 8,5 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. 
 

"3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә республикада 770 меңнән артык Татарстан баласы дәгъва итә", - диелә хәбәрдә. 


3–16 яшьлек балаларга түләүләрне бу елның 1 июненнән бирә башлыйлар. Акчалата ярдәм алу өчен гаризаны ике ысул белән тапшырырга мөмкин: РФ Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки шәхсән күп функцияле үзәкләр аша. Моны 1 октябрьгә кадәр эшләргә кирәк. 


"Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн-банкта карарга мөмкин. Иң мөһиме, гаризаны документ белән туры китереп, дөрес итеп тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», – ди Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен кабатлап, матбугат хезмәте. 


Татарстанлыларны уяу булырга өндиләр, чөнки Россия Президентының балалар өчен түләү турындагы белдерүеннән соң, мошенниклар фейк сайтлары булдыра башлаган. Аларның адреслары һәм дизайннары дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаш. Аферистларның корбаны булмас өчен, гаризаны gosuslugi.ru.рәсми сайтында гына тутырыгыз 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: