Бөгелмә авазы

Татарстанда “Балаларга бергә укыйбыз” Республика акциясе старт алды

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Моның өчен автор таарфыннан яраткан  китабын, шигырь, хикәя яки әкиятен укый торган видеофрагмент яздырырга кирәк. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Балаларга бергә укыйбыз” республика акциясенә старт бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Ул балаларга Александр Гринның “Алые паруса” повестеннән өзек укыды. Шулай ук акциягә беренчеләрдән булып мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та кушылды. Ул Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек укыды. 
Әйткәнебезчә, акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Язырылган  видеофрагмент озын булырга тиеш түгел – бер минутлык. Видеоны Instagram 'e һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә 20 августтан да соңга калмыйча #укыйбыз" хэштегы астында урнаштырырга кирәк. Акциядә иң актив катнашучыларның иң яхшы эшләре  “ТР балалар оешмалары советы”  региональ иҗтимагый оешмасыннан махсус призлар белән билгеләп үтеләчәк һәм ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленнән бүләк алачак. 
“Балаларга бергә укыйбыз” республика акциясе Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә. 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: